Территориальные службы:

Служба «Вечная Память»
г. Астрахань


Абдуллин (Абдуллаев)
Басир Маджитович

1892 - 1938

Астраханская область

Дорогие юртовские нугайские татары Приволжского р - на, Солянки, Тияк - Зацарева и Казы - Мошаика Приволжского р -на и г. Астрахани (ног. "карауьйле", карагаш. "карийле") .... ! Мы с профессором Леонидом Шайсултановичем из изв. татарстанского г. Елабуги теперь можем разместить для Вас сведения, касающиеся Вашего довоенного земляка - писателя, драматурга, журналиста, просветителя для разных народов - тюрок, доброй памяти Басира Маджитовича Абдуллина (Абдуллаева).

Даю ссылки 

 

:http://asttatary.ru/index.php?mode=view_spisok&site_id=741&own_menu_id=79801

https://www.academia.edu/s/e8a7ed4374/prof-arslanov-lsh-dots-victorin-vm-bm-abdoullin-the-enlightner-first-nogay-dramatist-playwright-text-in-tatar-and-russian

 

О Б.М. Абдуллине. Жизнь и творчество

 

Наш достойно известный земляк, астраханец, просветитель, видный деятель и тонкий знаток литературы и искусства тюркских народов, драматург, педагог и журналист, трагически и рано закончивший свой жизненный путь, – Басир Абдул - Маджитович Абдуллин (иногда «Абдуллаев»), 1892 - 1938 гг. Был он уроженцем с. Карагали Зацаревского волости Астраханского уезда – и в г. Астрахани, в Карагалях и Яксатове до сих пор проживают его дальние родственники. Хотя вырос в слободе Тияк (Царев), где и окончил приходскую мусульманскую школу. А затем – медресе в гг. Астрахани и Казани. 

Учился и сделал первые творческие шаги Б.М. Абдуллин под руководством знаменитого Абдрахмана Исмаил. Умерова, учёного, основателя и издателя газеты «Идель», первого имама - мухтасиба (главы) мусульман Астраханской губ. предреволюционной и революционной поры.

П о д ч е р к н ё м, что являться по происхождению «юртовцем» - ногайским татарином Астраханского уезда (ныне – Прволжский р - н) и носителем богатого своеобразного диалекта – это иметь «пропуск» в традиции культур сразу нескольких тюркских народов. Их языки Б.М. Абдуллин знал превосходно.

Ужé при Советской власти Басир Маджитович уехал на несколько лет работать в Туркменскую ССР. Здесь он приступил к знакомым ему обязанностям в редакции газеты и, что особо важно, стоял у истоков туркменской драматургии, выступая иногда под показательным псевдонимом “Басир Аштарханлы”. В 1926 - 29 гг. вышли в свет и были поставлены в респ. театре три его исторических и социальных пьесы и одна в переводе с русского яз.

В нач. 30-х гг. XX в. Б.М. Абдуллин с семьёй перебрался в Караногайский р - н степной части Дагестана. Вскоре стал он отв. секретарём редакции ногайской газеты «Кызыл Байрак» в райцентре, а. Терекли - Мектеб.

Ногайской драматургии до Басира Маджитовича просто ещё не существовало. Он создавал свои произведения на ногайском литературным яз., нормы которого незадолго до того были разработаны его хор. и давним знакомым, тоже астраханцем, учёным и педагогом Абдул - Хамидом Шаршенб. Джанибековым (заметно моложе, но из учеников А.И. Умерова и он; тоже переехал на Сев. Кавказ раньше). Помимо пьес, Б.М. Абдуллин обратился вскоре и к созданию литературных произведений крупных жанров.

Примерно в 1935 г. Басир Маджитович стал работать в г. Махачкале, в Государств. издательстве Дагест. АССР, редактором ногайского отделения. Отвечал за издание педагогической и учебно - методической литературы, много публиковался и сам. 

В 1932 - 34 г. вышли в свет его 4 пьесы и 2 эпических романа, 1 очерк - эссе о новой жизни продолжавшего кочевать народа, несколько переводов с русского яз. Датируется тоже 1934 г. и интересующая нас особенно повесть – «В опьянении богатством» (ног. “Байлык эсириклигинде”). Это крупное произведение (из 22-х частей), посвящённое – подчеркнём ! – жизни людей в родных автору краях, селениях в окрестностях г. Астрахани: многим обычаям, традициям и их решительной ломке в новых соц. условиях.

Необычный авторский приём (мы неск. раз обозначили его как «метод Вальтера Скотта») – это передача собственной речи и диалогов персонажей … на местном, юртовском тюркском говоре. Отражены на страницах повести появление на селе, после Гражданской войны, новой интеллигенции, строительство клубов и медпунктов, но противоречия богатых и бедных в быту, трагедия девушки, выдаваемой замуж за нелюбимого.

Под завершение компании ликбеза Б.М. Абдуллиным был в 1934 - 35 гг. написан и издан учебник «Книга по чтению для школ малограмотных» на ногайском яз. А в 1938 г. в Издательстве Орджоникидзевского (затем – «Северо - Кавказского») края вышла его «Хрестоматия по литературе для 4 класса». Она содержала обзор первых 2-х десятилетий деятельности ногайских писателей.

Но над головой писателя сгущались мрачные тучи. В 1936 - 37 гг. две его пьесы о колхозном строительстве были признаны политически ошибочными. После чего Басир Маджитович вернулся с издательской на журналистскую работу в газету «Кызыл Байрак», но в 1938 г. был арестован, осуждён как «враг народа» и расстрелян. Реабилитирован в 1968 г., полностью, посмертно. 

 

Замечено, что Басир Абдул - Маджидович очень мало писал о самóм себе. Ушли из жизни его современники. Многие детали его биографии и творчества до сих пор не до конца ясны известны. Судьбе и наследию Б.М. Абдуллина в минувшие 10 - 15 лет годы посвятили свои статьи и заметки . акад. М.С. Соёгов и проф. Л.Ш. Арсланов, а также Л.А. Бекизова, А.М. Джазова, С.А.-Х. Калмыкова -Джанибекова, Ю.И. Каракаев, С.И.-А. и И.С. Капаевы, Р.Х. Керейтов, Ш.А. Курмангулова, А.Х. Курмансеитова, А.И.-М. Сикалиев, А.М. Султанбеков, как и Р.У. Джуманов, Н.Г. Максудова, мн. др.

Некоторую приводимую ими новую информацию мы постарались обобщить в данном, сугубо обзорном, очерке.

Произведения Б.Н. Абдуллина одинаково хорошо звучат и по - ногайски, и по - татарски, на иных языках обширного Тюркского мира, а также в отд. имеющихся переводах на русский. Широко извест. и высококомпетнет. этнодиалектолог, первый исслед - ль языков и диалектов тюрок Нижневолжья, Засл. деятель науки России и Татарстана, проф. педВУЗа (ныне – филиал Казанского федерального, государств. ун - та) в г. Елабуге Леонид Шайсултанович Арсланов проделал большой и длительный труд. К юбилею 120-летия с рождения драматурга и просветителя, Басира Маджитовича Абдуллина (2012 г.), профессор перевёл на татарский яз. «астраханскую» повесть “Байлык исереклегендә”.

По ряду сложных обстоятельств, не удалось до сих пор издать этот объёмный труд в подходящем ему, бумажном варианте. С разрешения переводчика, обоснованно предлагаем его здесь новому сайту «Ассоциации …», – как материал о достойном сыне одного из сёл района, много сделавшем за его пределами. Но сохранившем (как можно убедиться) преданность и любовь к своей малой родине.

 

Предлагаемый текст рекомендуется для использования в культурно - просветительной и школьной работе, кравеведам, специалистам по народной культуре и традиционной обрядности.

 

В.М. Викторин, этнолог - краевед,

кандидат историч. наук, 

доцент, председатель 

Учёного совета Астрахан. ГОИА музея - заповедника

 

 

 

Басир Абдуллин

 

(Проф. Л.Ш. Арсланов тәрҗүмәсе)

 

Байлык исереклегендә

Повесть

 

Кунаклар

Иделнең боргаланып аккан тармаклары арасында суының чисталыгы, көчле агымында болганчык юклыгы һәм үзенең табигый төсен яхшы саклавы белән “тәмле елга” дип атала торган зур елга буенда утырган өч нугай авыллары арасында табигате белән башка авылларга караганда аерым урын алып тора. Каршысындагы кечкенә атау, аның күккә карап озынаеп торган агачлары, шул агач ботаклары арасында очып йөргән кошларның авазлары бу авыл табигатендәге гүзәллекнең бер билгесе иде. Авылның көнчыгыш як-яктагы бакчалар, авыл уртасыннан агып, чыгырларга су биреп, бакчаларны сугара торган елганың ике ягындагы тут, юкә һәм байтирәкләр авылның табигый байлыгын күрсәтүче җанлы шаһит иде.

Җәй җитсә, каладан килә торган пароходта бу авылга килүче кунакларның, авыл әйләнәсендә булган күлләрдән балык тотарга килүчеләрнең, бөрлегән җыярга килгән марҗаларның, бакча-баулардан яшелчә-җимеш сатып алырга килгән сатучыларның исәбе-хисабы булмый. Җәй көне бу авыл, зур бер базар шикелле, кайнап тора.

Авылда яшәүче халыкның күбесе ярлы һәм урта хәлле хуҗалыклар булса да, араларында атсыз-арбасыз, байларга ялланып көн күргән батраклары да, кибет ачып, бер нәрсәне биш бәясенә арттырып сатып, авыл хезмәтчәннәрен талап яткан кулаклары, бакчада эшләүнең ни икәнен белмәсәләр дә, өйләрнең түрендә тик боерык биреп ята торган, җирен арттырып, бакчаларын зурайтып, батраклар яллап, баеп яткан байлары да, аз булса да бар иде.

Булат хаҗи авылның иң зур бер бае иде. Аның кебек байлар тирә-як авылларда бармак белән санарлык аз иде.

Һәр елны, җәй җиткәч, Булат хаҗиның өенә тирә-яктагы якын авыллардан һәм каладан үзенең якын дуслары килеп, өендә кунак булып, сыйланып китү бер гадәт булып калган иде.

Шуңа күрә быел да Булат хаҗи, кунакларның килә торган вакытын исенә төшереп, көтүче Мәмәт картка симез туклыларның өч-дүртен авылга якын бакчага чирәмгә алып килергә, кымызчы Ибләмингә дүрт-биш мичкә кымыз әзерләргә дип хәбәр җибәреп, үзе дә калага барганда тәм-төмнәрне һәм, кем белә, бәлки чит кешеләр булмаса, кирәге булыр дип, урыс кымызын да мул итеп алып кайтты.

Ел саен килә торган хөрмәтле кунаклар арасында нугай илендә үзенең байлыгы белән һәм ата-бабадан калган муллалыгы, байлыгы белән танылган каланың өлкән казые, хаҗилары, нугай халкы арасында башлык күләбә (голова) булып торган Кыдырлы, тагын шуның кебекләр булып, андый-мондый “түбән” кешеләр булмый торган иде.

Каладан пароход белән килүче кунакларны каршы алу өчен җыелган халык яр буенда гадәттәгедән күп иде. Бала-чага, хатын-кыз эшсез, авылда гайбәт сөйләүдән башканы белмәгән карт-карчыкларның исәбе-хисабы юк иде. Ул заманнар, борынгы заманнар, авыл халкы да искечә яши, аның бала-чагасы да искечә уйный, аның бөтен нәрсәсе искечә иде...

Су буенда балчыктан төрле уенчыклар ясап. уйнап йөргән балаларның:

                  - Ут көймәсе килә! – дигән кычкырулары, пароход туктый торган җирдәге зур агач астында сөйләшеп торган халыкка яшен суккандай булды, утырган халык урыныннан торып, барсыннан да бигрәк килә тоган кунакларга карап тордылар. Башында ак фәс, өстендә озын кәзәки кигән, сакал-мыегын кырып, күзенә сөрмә тарткан Булат хаҗи да: “Менә инде күрегез, күрегез дә тамаша кылыгыз” дигәндәй, үзенең өлкәнлеген күрсәтеп, елга буена килеп, утырып торган картларга сәлам бирде. Аның янында, аннан аерылмый йөргән таулы әфәндесе (мулласы) , авыл мулласы һәм хаҗиның өлкән улы Үтәп бара иде.

Пароход якынлашты, борылып агымга каршы туктамакчы булып, бик каты итеп кычкыртты да ике-өч минут арасында ярга килеп туктады. Алынма күперчек салынды. Пароходтан халык бер-бер артлы төшә башлады.

- Кунаклар! – дигән авазны ишетеп, хаҗи күтәрелеп карады, пароходның югары ягыннан бая әйтелгән байларның төшеп килгәне күренде. Хаҗи аларга каршы барып: “Хуш килдегез! – дип ике куллап күреште, аның артыннан мулла, таулы әфәнде. Үтәп тә башта казый әфәнденең, аннан башкаларның кулларын үбеп исәнләште.

Кунаклар сыйлануларыннан бик риза булдылар, “Ибләминнең кымызы бу кымызга җитмәс” дип мактадылар. Авыл мулласы Ниязбай янында утырган күләбәнең колагына:

- Күләбә агай, кымыз ничегрәк? – дип соравына күләбә дә маңгаеннан аккан тирне сөртә-сөртә:

- Кымызга сүз юк! – дип кычкырып әйтсә дә, “күп куштыңмы?” – дип яшерен генә сорады.

- Күп түгел, бер-ике чирек куштык.

- Машалла, бик яхшы кымыз!

Кымыз әңгәмәсе бик озакка сузылды, казый әфәнде аның гади кымыз булмыйча, аракы кушылганын белсә дә, кунаклар арасында сер сыеп бетмәгәнгә күрә, тик күләбә икенче бер ният белән алып килгән Бигали мулланың барлыгыына күрә, берни белмәгән кешедәй булып:

   - Машалла, сүз юк, кымызы бик көчле, яхшы булган, - дип мактады. Әмма җыен кызып киткәч, Казый әфәнде Бигали мулла турында “сер сыймаган” дип уйлауның хата икәнен белде.

Зур табакларда казылык килгән вакытта казый:

- Ай-һай, хаҗи, итне бераз сабыр итәргә кирәк иде, - диде.

Булат хаҗи да моның ни өчен әйтелгәненә төшенеп:

- Гаебе юк, әфәнде. монда тәһарәт яңартырлык чит кеше юк, барсы да үзебезнеке, - дип, ишектән табак белән ит алып килгән Үтәпкә:

- Бар, балам, син итне, шулпаны әзерләт, кайчан алып килергә икәнен мин үзем әйтермен, - диде.

Үтәп, атасынының да, казый әфәнденең дә, башкаларның да серен белгәнгә күрә һәм картларның мондый җыеннарын күреп килгәнгә, үзенең бу урында артык кеше икәнен белгән шикелле, атасының ни әйткәнен белә торып та, белмәгәнгә салынуы дип аңлап, кулындагы табагын куйды да чыгып китте. Булат хаҗи, Үтәп чыгып киткәч, мулласына карап:

- Ни карыйсың, тизләт! – дигән сыман итеп ымлады. Нияз мулла да тиз генә артындагы зур сандыкның капкачын ачты, аннан зур чәйнек чыгарып:

- Әфәнде, кымыз артыннан ит астына хаҗиның бу кымызын йөртсәк ничек карыйсың? – дип чәйнекнең авызына тыгылган кәгазьне алып, аннан ак судай нәрсәдер агыза башлады һәм “Хаҗиның зәмзәме” бетми дип, савытларга агызып: “Я, боерыгыз!” – диде.

Казый әфәнде, Бигали мулладан уңайсызланган булып:

- Мулла Бигали! Кунак-хуҗаның ишәге дигәндәй, без дә хаҗиның ишәге булып. нәрсә белән сыйласа, шуңа риза була бирәбез.

Тик аңа гына карап торган Бигали мулла да:

- Дөрес әйтәсең, әфәнде, - дип, савытын күтәрде. Башкалар да алардан калышмадылар. Бигали мулла:

- Машалла, әфәнде! Хаҗиның бу кымызы теге кымызыннан көчлерәк күренә.

Чәйнек борыныннан аккан аракыдан күзен алмый торган күләбә:

- Кымызларның берсенә дә сүз юк. Иләбмин кымызы да, Иван кымызы ды бик яхшы икән, шулай да Иван кымызы бераз куәтлерәктер.

Талип хаҗиның савыты бушамаганны күреп, Нияз мула:

- Юк. хаҗи әфәнде, болай ярамый. Җәмәгать хөрмәт итеп эчеп утырганда, сезнең гаеп итәргә хакыгыз юк!

- Юк, юк, ярамый!

- Гаеплегә тагын берәүне өстәргә!

Талип хаҗи каршы тора алмады, җәмәгать бик кыстагач, шулай да әмәл юк дигәндәй, савытын күтәрде.

Мәҗлес кызды, ике кымызның куәте башларга китте, сөйләшүнең иге-чиге булмады, зур җыеннар, борынгы кәеф-сафалар, фәлән байның юртагы, туй-тамашалар – берсе дә калмады.

Туй-тамашалар турында сүз тагын да күп булды, бу сөйләшү озакка сузылды. Яман ил авылы Макаш пә1леванның кодалыгы, Бикбулат бай баласының сөннәт туе, Куңырат Мохтар пәһлеванның гомер буе аркасы җиргә тими йөргән Акбала пәһлеван белән көрәшеп, аны егуы – берсе дә калмады. Сүз иярә сүз чыкты, сүз сүзне тартты. Нугай авылларындагы туйлар, пәһлеваннар – барсы да телгә алынды. Узган көннәр, тормышлар – һәммәсе сөйләнде. Казый әфәнде дә үзенең нинди туйларда булуын сөйләде.

Сөйләшергә яратучы күләбә:

- Туй, туй дип әйтәсез, андый туйларны инде күрмәбез дип уйлыйсызмы?

- Кая туең, булса без әзер!

Күләбә, башын югары күтәреп, түшендә ялтырап торган сары җиз медален тастымал белән сөртеп:

- Менә, казый әфәнде, илебездәге бердәнбер ил агасы, сез ни әйтерсез икән, аны мин белмим, тик минем әйтәсемне сез дә хуп күрерсез дип беләм. Бу ел безгә бер зур туй күренеп тора.

Барсы да бердәм:

- Машалла! Машалла1 Хәерле булсын... ходай туйдан, сыйдан аермасын! – диделәр.

Күләбә, илнең алдынгы кешеләре дип җыйналган әфәнде, хаҗилар алдында нугай халкының алдынгы байларыннан ике кешенең, үзләре дуслар, кода булырга тиешле икәнен үзенең әйткән сүзен җыендагыларның яклавын сорап, Булат хаҗи кызын Бигали мулла улына бирү турында буталчык фикерен озын нотык белән әйтте.

- Бәракалла!..

- Машалла!

Бигали мулла да:

- Хаҗи белән кода булырга без әзер! – диде. 

Җәмәгать тә:

- Мәхкул, мәхкул! – дип хуплады. “Хаҗи ни әйтер икән?” – дигәндәй Булат хаҗига карадылар.

Күләбә:

- Хаҗига ник карыйсың? Кызның атасы белән, кая бер фатиха бирегез!

Казый әфәнде дә коръәннән бер аять укып, ике якның да байлыгын, атакларының, дәрәҗәләренең тигезлеген әйтеп, бу кодалыкның яхшылыгын, шундый зур җыенда хәерле эш булу үзе җыенга килгән халыкның да абруен күтәрү икәнен әйтеп сүзен бетерде.

Иске тормышның терәге, иске тормыш өчен җанын биреп тырышкан Булат хаҗи аңа, моңа карады, кызын, кызын кияүгә бирүнең мәгънәсе – кызны гомерлеккә үз башына яшәүгә - тормышка бирү икәнен ул уйламады. Иске тормышның иске законнары – иске юлы белән кызын Бигали мулла улына бирергә риза икәнен белдерде:

- Кыз безнеке, егет – сезнеке. Мулла Бигали да чит кеше түгел. Сез ак дисәгез, без ак, кара дисәгез – кара...

Күләбә:

- Ярый, кая тагын бер фатиха! – диде.

Казый әфәнде дә, башка байлар да:

- Машалла! – диделәр.

Күләбә Бигали мулла белән Булат хаҗиның кулларыннан тотып:

-Ярый, Булат хаҗи белән Бигали мулла кодалыгы хәерле булсын! – дип, икесен күрештерде дә казыйга карап:

- Әфәнде, бер фатиха бир! – диде.

Җәмәгать дога кылып, Булат хаҗи белән Бигали мулланы бер-берсенә кода иттеләр.

Шулай итеп, бу кунаклык алдагы еллардагы кунак булу кебек булмады. Инде “хәерле булсын” кунаклыгы үзенә башка булыр, - дип, күләбә Булат хаҗиның муенына тагын бер кунаклык салса, Нияз мулла да:

- Мулла Бигали агай, моның бер очы сезгә дә тия, - диде.

Җәмәгать көлеп:

- Ай-хай да ! – диде.

Бигали мулла да:

- Ходай кунаклыктан, сыйдан аермасын, мондый кунакларны сыйларга без һәрвакыт әзер, тик көнегезне кызганмагыз! – дип, үзенең зур шатлык белән кунакларны сыйларга әзер икәнен белдерде.

- Шулай итеп, нугай илендә байлыклары белән даннары чыккан мулла белән хаҗи кода булдылар.

Ялчы

Язның ачы җилле суыгы кешенең үзәгенә үтә торган заманында, байлар өйләреннән чыкмыйча, хөрмәтле зур өйнең сәкесендә аркасын мичкә терәп, киләчәк эшләр турында план корып, тирән уйга чумып, авыл халкын ничек талауны, байлыкны арттыру өчен комсызланган заманнары.

Шул байларның берсе Булат хаҗи да, аркасын мичкә терәп, алгы тәрәзәдән кереп-чыгып йөргән, тирес ташыган арбаларга карап утыра...

Касайның килеп керүен хаҗи яратмады булса кирәк. Ул керү белән эшнең кышкы вакытында моның ни эше бар? – дип уйласа да:

-Ни бар? – дип килүенең сәбәбен сорады.

Касай урта буйлы, киң күкрәкле, көчле беләкле, авыл эчендә ялланып йөргән нугай хезмәтчәннәре арасында үзенең эше белән, көче белән танылган бер егет.

- Хаҗи атам, мин сезгә бер йомыш белән килгән идем...

- Нинди йомыш? – диде хаҗи, аның сөйләвенә дә карамыйча, тик эченннән: “Сезнең нәрсә булыр, бер пот ашлык, ун гәрәңкә май, ярты бакча чәйдер инде..? – дип уйлады.

Касай:

- Быел минем сезгә ялланып эшләвемә дүрт ел була, шул елдан бирле булган исәп-хисапны өзсәк икән, минем исәп-хисабымны карасагыз икән дип килгән идем, - диде.

- Хисап... Ул ниткән хисап? Хисабың качмас. Атаң үләргә җыенмый., - дип әйтмәкче иде Булат хаҗи, Касайны өеннән куып чыгармакчы да иде, тик яз көне, эш вакыты булып, ялчыларның бик кадерле чагы булганга һәм Касайның да бакча-бау эшләрендә авылда танылган Бикбулат тамадага ошаган, аны хөрмәт иткән бер егет булганга, хаҗи:

- Син, балам, тинтәкме әллә? Хәзер исәп-хисап заманымы? Синең атаң, рәхмәт төшкере, Үтәп агай гомер буе минем кул астымда эшләде. Инде син миннән китеп кая бармакчы буласың? Кая барсаң да, ялчылыкка керәчәксең. Бәс. Шулай булгач, өйрәнгән яу сугышырга яхшы дигәндәй, кирәк нәрсәң булса, әнә кибеттән Хаҗивәлиттән барып ал, мал-зат җитешкәч, бакча-бау өлгергәч, хисапны өзәрбез.

- Хаҗи атам, мин дүрт елдан бирле ни алганымны да, нәрсә көтәсемне дә белмим.

Ул әйтеп бетерә алмады, тик:

-Хезмәт хакы бигрәк аз ич, - диде. 

Хаҗи:

-Синең нинди җитмәгән әйберең бар? Исәбеңне син белмәсәң, мин бик яхшы беләм. Борынгылар әйткәнчә: “ашаган белми, тураган белә”. Син тинтәк булма, бар, эшеңне эшлә! Елга кырык сум акча азмы? Син аның белән шаярма! Яхшы, аны да азсынсаң, илле сум итәрмен! – диде.

Касай, әни белән киңәшеп карыйм дип, Хаҗи өеннән чыгып китте. Егет яшенә җиткәнче бер яхшы көн күрмәвен, балачагыннан чыгыр әйдәп, ат куып йөреп тә, зураеп эшли башлау белән башы ялчылыктан чыкмаган Касай өчен хаҗиның коллыгында калу бик авыр иде. Беренчедән, хаҗиның саранлыгы, икенчедән, хезмәт хакын сораганда аның:

-Сиңа акча? Ул нәрсәгә кирәк? Акча? Син нәрсә, хаҗидан китмәкче буласыңмы? - дип, мең төрле сүзләр белән җанын кыйнавы, өченчедән, аның кибеттән алган әйберләренең бәясен халыкка караганда дүрт-биш мәртәбә артык бәягә язып куюы Касайның күңелен бик кайтара торган иде. Ләкин авылда хаҗи шикелле бер байның да булмавы, барларының да ничә еллар буе хаҗида эшләгән ялчыны аерып алуга бармаулары, чит авылга яки балага бармакчы булса, мондагы карчык-анасын ташлап китүнең авырлыгына Касай риза булса да, булмаса да, Булат хаҗига ялланып йөрүдән башка чара юклыгын белә иде.

Шулай итеп, типсә тимер өзәрдәй көчле бер егет – Касай, ел буена илле сумга хаҗида ялчы булып калды. Илле сум! көнгә килә торган өч чәйдән берничә тиенгә артык.

Батрак Касай үзенең яшьлегендәге хезмәтен барысы илле сумга сатты.

Нишлисең, кемгә барасың, кемгә зарланасың шулай булгач? Хөкүмәт башында байлар мәнфагатен яклый торган патша, аның түрәләре утыргач, ярлы мескенгә сан бармы?

Тимер куллы Касай, риза булса да, булмаса да, хаҗида калды, башка әмәл юк иде. Кая барсаң да бер кояш иде.

Бәйрәм чәе

Бәйрәм чәе гадәттә кияүнең биш-ун юлдашы белән килеп, җиңгәләрнең сыйларын күреп китә торган кечкенә бер кунак булу булса да, Булат хаҗиның намусы аны тегенди-мондый кешеләрнеке кебек уздырырга риза түгел иде. Тик кичә баеган Сарының Хаҗибатыры, зур туй ясап, илгә-көнгә дан чыгарганда, нугай илендә байлыгы белән танылган Булат хаҗига аннан калышу яраган эш түгел иде. Шуңа күрә Аҗикәрим кияү өчен оештырылган “бәйрәм чәе” тегенди-мондый кешеләрнең зур сыеннан ким түгел иде. Аның өстенә нугай иле байларының кодалык туйлары, утбасары, хөрмәсе булып узганга өч-дүрт ай вакыт узган булса да, әле кияүне берәүнең дә күрә алганы юк иде, ил эчендә кияү турында төрле сүзләр йөрде.

-Кияү яшь икән.

-И, буе үсмәгән.

-Шундый кияү буламыни? Ул бала ич!

Кияү турында чыккан хәбәрләр бик күп булды. Яше унҗидегә җитеп, кыз булып өлгергән хаҗи кызы Акбикәгә бу гайбәтләр җанны көйдерүдән башка бер нәрсәгә дә ярамады. Ул ни дип тә әйтә алмады, ике елдан бирле күңеле, йөрәге белән сөеп тә, сөюен белдерми йөргән егетнең үзенә “тиң” булмаганга күрә, мондый танымаган-белмәгән бер кешегә бирелүе дә аны кайгыга салды.

 




Почтить память

Выбранное изображение будет отображаться под фотографией памятника

и(или) оставить слова памяти

Ваше имя: *
Ваш email: показывать email на сайте
Заголовок:
Текст 
Число на картинке:*  
Слова памяти предварительно поступают администратору сайта.
Звездочкой * отмечены обязательные для заполнения поля.



Наши контакты

Адрес: 414018, г. Астрахань, ул. Вавилова, д. 4 г
Тел: 73-73-70. E-mail:
Вечная Память © 2012‑2021

Рейтинг@Mail.ru